Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Андрей Губин чит илгә күченеп киткән

«Интертат» туксанынчы еллар йолдызының тормыш юлын искә төшерә.

news_top_970_100
Андрей Губин чит илгә күченеп киткән

Андрей Губин Мисырда яши, дип сөйләгән «СтарХит» басмасына аның дусты.

«Андрей өйләнмәде, балалары юк. Чикләрне ачуга ук ул Мисырга китте, зур йортны арендага алды, шунда яши. Илгә кире кайтырга җыенмый», — дип сөйләгән аның дусты.

Spletnik басмасы язуынча, артист җырлар яза, әмма концерт эшчәнлегенә кире кайтырга дигән тәкъдимнәрне кире кага. 2020 елның җәендә ул Мәскәүдәге барларның берсендә җырлаган һәм шуның белән шул.

30 апрельдә аңа 47 яшь тулды.

Андрей Губинның тормыш юлы:

«Мальчик-бродяга» җыры Андрей Губинның үзе хакында дип әйтергә була. «Зима-холода», «Лиза», «Милая моя» җырлары белән танылган җырчы якты итеп янды һәм… сүнде.

90 елларда Андрей Губин суперйолдыз иде. Аның чын фамилиясе — Клементьев, Губин — үги әтисенең фамилиясе, җырчы аны «әти» дип атаган. Андрей һәм аның сеңлесе Анастасия бәләкәй булганда гаилә Мәскәүгә күченеп китә. Малай бик яхшы укыган, икенче класстан дүртенчегә «сикерә».

Малай чагында ул футбол белән мавыга, әмма аягын җәрәхәтли, шуңа моны авыр кичерә. Ул шигырьләр, җырлар яза башлый. Җиденче класста укыганда ук ул үзенең язмышы булырдай җырны «Мальчик-бродяга» җырын яза.

Үги әтисе аның карьерасында зур роль уйный. Фәнни хезмәткәр, «Крокодил» журналы карикатуристы Виктор Губин аның беренче продюсеры була. Әмма артист үги әтисе белән аралары бик үк яхшы булмавын әйтеп килә, 2000 елларда Андрей үги әтисенең продюсерлыгыннан баш тарта. Виктор Губин үзе студиясен ача, Андрей Губин үз юлы белән китә. Соңыннан Андрей үзенә танылу өчен Игорь Крутой акча биреп ярдәм иткәнен сөйли.

Супер популяр булган чакларында артист сәхнәгә «кәефе начар булуны» сәбәп итеп тә чыкмый кала ала, әйләнә тирәдәгеләр белән тупас мөгамәләдә була. Җырчыны белгән кешеләр әйтүенчә, ул һәрвакыт ялгызлыкка омтылган. Аны һәрвакыт кызлар чорнап алган була, көчле сак белән йөрергә мәҗбүр була. Шулай булуга карамастан, Андрей үзенең шәхси тормышы бәхетсез булуын сөйли. Андрейның «Лиза» җыры аның мәхәббәте — Елизавета Саутинага багышланган. Алар бергә яшәп тә алалар, әмма кыз берөзлексез гастрольләрдә булган егет белән яшәргә теләми.

Җырчының «Карамель» төркеме җырчысы Людмила Кобевко белән дә романы билгеле. «Милая моя» җыры аңа багышланган. Бу кыз да Андрейның даими рәвештә өйдә булмавы белән риза булмаган. Людмила әйтүенчә, аның телефонына таныш булмаган кызлар шалтыратып, үзләренең Губиннан авырлы булуларын әйткәннәр, кыз моны күтәрә алмаган. Шулкадәр кызның аннан авырлы булуына ышанмасам да, үземне көнчел кеше дип санамасам да, мин моны күтәрә алмадым, дигән Людмила.

Людмила ташлагач, Андрей бик озак депрессиядә яши. Соңыннан Hi-Fi төркеме җырчысы Татьяна Терешина белән өч ай яшәп ала. «Милый мальчик» түгел ул дип сөйләгән Татьяна аны ташлап киткәч.

Андрей Губин үзенең фанаткалары белән мөнәсәбәтләре булмавын сөйләгән. «Мин кызларны рәнҗетмәскә тырыштым. Балаларымның әнисе булырдае белән без аерылыштык. Икенче кыз әйбәт иде, әмма мин аны балаларымның әнисе итеп күрмәдем. Ә өченчесе бульдозер кебек өстемнән чыгып китәр дип уйладым, курыктым», — дип сөйләгән Андрей.

Аннары ул авырый башлый. Тәненең яртысын сизмәве турында сөйли, йөзендә үзгәрешләр барлыкка килә. Аңа «сул як йөзенең прозопалгиясе» һәм невралгия дигән диагноз куялар. Икесе дә — нерв системасы авырулары. Шулар аркасында аның бик нык бите авырта башлый. 2007 елда Андрейның әтисе, 2012 елда әнисе үлә. Алар белән мөнәсәбәтләре катлаулы булуга карамастан, җырчы бу югалтуларны бик авыр кичерә.

2=15 елда Губин кабат матбугатка интервьюлар бирә башлый. Авыруы турында, җырлары өчен аена 250 доллар килеп барганлыгы, шул акчага яшәгәне турында сөйли. Губинны мондый хәлдә күреп, күпләр гаҗәпкә кала — туксанынчы еллар йолдызының шул хәлдә булуын кабул итә алмыйлар.

«Минем хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләрем юк. Минем белән беркем дә аралашмый. Мин кызлар белән аралашмакчы булам, алар юкка чыгалар», — дип сөйли җырчы. Аны инде ишеге төбендә көтү-көтү кызлар көтми, ул арзанлы киемнәрдән йөри, полуфабрикатлар белән туклана. Сәхнәгә чыгасыңмы дигән сорауга ул:

Мин — аксак, сәхнәгә чыгыйммы? — дип җавап бирә.

Андрей ишетү сәләтен дә югалта баруын, әмма моңа шатлануын әйтә — чөнки үзе турында телевидениедән начар сөйләгәннәрен «ишетә алмаячакмын», ди. Җырчының мондый кәефтә булуы, билгеле, гайбәтләр тудыра. Аны алкоголик, наркоман дип сөйлиләр. Губин боларны кире кага. Ток-шоуларга килгән танышлары фикеренчә, җырчының бөтен проблемасы аның башында, үзенең бу авыруларын ул үзе уйлап чыгарган.

Аннары Андрей Губин тагы югала. Инде әйткәнебезчә, аның Мисырга киткән булуы ачыклана.

Андрей Губин — туксанынчы еллар йолдызы һәм туксанынчы, 2000 еллар эстрадасын аннан башка күзаллап булмый. Җырчыга сәламәтлек телик һәм җырларын тыңлап ләззәтләник!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100