"Тагын сирень": Зинира һәм Ризат Рамазановларның яңа җырын тәнкыйтьлиләр

"Тагын сирень": Зинира һәм Ризат Рамазановларның яңа җырын тәнкыйтьлиләр
Зинира һәм Ризат Рамазановлар гаиләсе дуэты яңа җыр тәкъдим итте. Бу турыда Зинира инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

"Хөрмәтле безнең иҗатыбызны сөюче дусларыбыз! Сезнең игътибарыгызга чираттагы өр-яңа җырыбызны тәкъдим итәбез", - дип яза Зинира.

"Тәүге сөйгән яр" җырының сүзләрен А.Минһаҗев, көен В.Федоров язган.

Инстачылар җырны ошаткан. "Бик матур җыр. Җырчылары да күркәм", дип язалар.

Шулай да төртмәле комментарий язучылар да табылган. "Тагын сирень", "Бөтен җырыгыз бер стильдә, үзгәреш юк", диләр.