news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов нәрсәдән курыккан?

Җырчы хатыны идарә иткән машинага утырып йөргәнен видеога төшергән.

news_top
Салават Миңнеханов нәрсәдән курыккан?
"Татар-информ" архивы

Салават Миңнеханов хатыны идарә иткән машинага утырган. Видеода аның йөзе качкан, бик каты курыкканга охшаган.

«Хатын руль артында булганда кырыйда утырып барырга куркыныч. Бигрәк тә ул рульне бер кул белән генә тотканда», — дип язган җырчы.

«Без сез йөрткәндә тормозга басып йөрибез, аяклар арып бетә», — дип комментарий калдырган «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Алинә Кәримова.

«Куркырлык бернәрсә дә юк. Хатыныгыз яхшы йөртә машинаны»;

«30 ел рульдә йөрсәм дә, ирем пассажир ягында тормозга басып бара»;

«Курыктыңмы? Менә шундый инде без хатын-кызлар»;

«Кеше йөрткән машинга утырсам, гел аяк белән тормозга басып барам», дип комментарийлар калдырган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар