Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Гәрәева продюсер-җырчы мөнәсәбәтләре хакында: «Ямьсез вакыйгалар даимигә әйләнә»

«Барс-Медиа» ширкәте җитәкчесе Динә Гәрәева эстрадада күзәтелгән соңгы вакыйгаларга карата үз фикерен белдерде, продюсер – җырчы мөнәсәбәтләре хакында сөйләде.

news_top_970_100
Динә Гәрәева продюсер-җырчы мөнәсәбәтләре хакында: «Ямьсез вакыйгалар даимигә әйләнә»
Динә Гәрәеваның Инстаграм аккаунтыннан

«Эстрададагы соңгы вакыйгалардан соң күп кенә журналистлар комментарий сорап мөрәҗәгать итте. Җырчы белән продюсер мөнәсәбәтләре ничек корылырга тиеш?

Беренчедән, без барыбыз да мәдәният өлкәсендә эшлибез. Бу халыкны мәдәни яктан тәрбияләү дигән сүз. Ләкин соңгы елларда мәдәнияттә бу юнәлешкә берничек тә туры килмәгән күренешләр күзәтелә. Ни кызганыч, мондый ямьсез вакыйгалар даимигә әйләнеп бара. Ай саен диярлек ниндидер бәхәс килеп чыга, бер-береңне гаепләү, тәнкыйтьләү башлана. Бәхәс туу хәл ителмәгән һәм киң массага чыккан икән, бу берничек тә милләт файдасына була алмый. Без үзебезне начар хәлдә калдырабыз.

Артист белән продюсер (мин бу очракта физик затны да, продюсер вазыйфасын башкарган компанияне дә күздә тотам) килешү нигезендә эш итә. Шуңа күрә әлеге килешүгә кул куйганчы, артистлар аны үзләренә күпме кирәк, шул кадәр вакыт алып, җентекләп өйрәнсеннәр иде. Талантлы яшь башкаручы килешү төзелгәнче үзенең фикерен белдерә һәм төзәтмәләр керттерә ала бит. Продюсерга бу башкаручы кирәк икән, ул аның теләкләрен исәпкә алачак.

Иң мөһиме - башкаручы белән продюсер арасына өченче зат керергә тиеш түгел. Сораулар туган икән, аны икесе генә хәл итсеннәр. Уртак фикер тумаган очракта, ике яктан да юрист эшли башлый. Шәхсән үзем продюсер да, артист та килешүдә язылганнарны үтәргә, ләкин беркайчан да шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклауга күчмәскә тиеш дип саныйм. Бер-береңне мыскыл итү, матбугат аша гаепләү — ул бер-береңне хөрмәт итмәү дигән сүз. Сезнең арадагы хәлләрне сез генә белергә тиеш. Эш — эш булып кала, шәхси мөнәсәбәтләр — шәхси.

Бу шәхсән минем фикерем. Ләкин килешүчеләр табылыр дип уйлыйм», — дип язган ул.

«Рәхмәт, Динә!» — дип язган продюсер Рифат Фәттахов.

«Килешәм синең белән», — дип кушылган җырчы Ильвина.

«Акыллы сүзләр», «100 % килешәм», «Алтын сүзләр. Динә, сез күпләргә үрнәк», — дип яза башка инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100