Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов фермер булган: ике түтәл кишер һәм утыз йомырка саткан

Юморист карантинда төрле темаларга видео төшереп, халык күңелен күрә.

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов фермер булган: ике түтәл кишер һәм утыз йомырка саткан
Рамил Гали

Юморист Рамил Шәрәпов карантинда утырып арыган, фермерлык хуҗалыгы ачкан. Бик тырышып дистанцион эшләп утыра.

«Менә монда иртән кишер утыртасың, кичкә өлгерә дә. Тавыклар да шәп, берьюлы 20 йомырка сала. Бүген ике түтәл кишер һәм утыз йомырка саттым», - дип сөйли юморист видеода.

«Ә акчасы кайда?» — дип сорый хатыны.

«Акчасы әйләнештә, бу бит ферма», — ди Рамил.

Юморист бу видео белән виртуаль дусларының күңелен күтәргән. Тәгәрәп көлгән смайликлар һәм алкышларның исәбе-хисабы юк.

«Молодец, Рамиль! Халыкның күңелен күтәрәсең шундый авыр чакта! Синең видеоларыңны карап, юанып ятабыз! Сиңа иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез!»;

«Шәрәпов, син шедевральный актер. Видео операторыңа аерым рәхмәт»;

«Коронавирус карантины вакытында күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстанның халык артисты исеме белән бергә югары категорияле психотерапевт исемен дә бирүне сорарга», - дип комментарийлар калдырганнар.

«Ип Шәрипҗан безнесыңны яп. Алайса бөтен ир-атлар синеңчә эш башлап җибәрмәсен. Язгы чәчү җитә, ир-атларны табып та булмас», - дип борчуга калган бер ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100