Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әдилә һәм Данил Сәфәровлар өченче тапкыр әти-әни булдылар

Өченче сабыйлары Самат беренче уллары Сабирның туган көнендә дөньяга килгән.

news_top_970_100

«Сюрприз, дуслар! Күпме качырып ятарга була инде, шулай бит?! Кыскасы, бүген бәби табу йортыннан чыктым. Сәбәпчесе — улыбыз Самат. Ул Сабирның туган көнендә туды. «Минем бүләгем», — дип йөри Сабир энекәшен. Шулай итеп, Нәргизә дә апа булып куйды. Хәлебез яхшы, Аллага шөкер.

Бәби табу йортында коронавирус турында искә алучы да юк, телевизорлар юк, шом биреп торучы юк. Бөтен әниләр бәби карау белән мәшгуль. Анда икенче дөнья! Киләчәккә өмет белән караучы дөнья. Карантин үз йогынтысын иткән үзе. Тантаналы чыгарулар оештырылмый.

Иң тәҗрибәле, иң ачык йөзле, иң мөлаем табибым Гәрәева Рәйсә Рәшитовнага, 4нче бала тудыру йорты хезмәткәрләренә олы рәхмәтем.

Шулай ук минем өчен догада булган Әти-Әнием, туганнарым, дусларым, язылучыларым, хезмәттәшләремә дә зур рәхмәт!

Минем бәби көткән әле тагын биш якын кешем бар. Хәзер алар өчен теләп торырмын инде. Кызлар, минем кебек җиңел котылуыгызны телим!

Йөклелек чоры минем өчен иң яраткан халәт, ә күкрәк сөтен ашату — медитация», — дип шатлыгы белән уртаклашкан алып баручы, журналист Әдилә Сәфәрова.

Инстачылар Сәфәровлар гаиләсе өчен шатланып, җылы котлауларын җиткергәннәр.

«Бәхетле, сәламәт, тигез канатлы сабый булсын! Котлыйм, Әдилә. Аллаһка шөкер исән-имин котылгач, бәхетле-тәүфыйклы булып үссен улыгыз. Әле кичә сторислар тошереп тордың түгелме соң, Әдилә? Белмичә дә калдык. Котлыйбыз ихластан!» — дип яза алар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сюрприз, дуслар!!! Күпме качырып ятарга була инде, шулай бит?! Кыскасы, бүген роддомнан чыктым. Сәбәпчесе улыбыз Самат. ? Ул Сабирның туган көнендә туды. Минем бүләгем дип йөри Сабир энекәшен. Шулай итеп Нәргизә дә апа булып куйды. Хәлебез яхшы, Аллага шөкер. ?? Роддомда коронавирус турында искә алучы да юк, телевизорлар юк, шом биреп торучы юк. Бөтен әниләр бәби карау белән мәшгуль. Анда икенче дөнья! Киләчәккә өмет белән караучы дөнья. Карантин үз йогынтысын иткән үзе. Тантаналы выпискалар оештырылмый. Иң тәҗрибәле, иң ачык йөзле, иң мөлаем табибым Гәрәева Рәйсә Рашитовнага, 4 нче бәбиләтү йорты хезмәткәрләренә олы рәхмәтем. ?☀️ Шулай ук минем өчен догада булган Әти-Әнием, туганнарым, дусларым, подписчикларым, хезмәттәшләремә дә зур рәхмәт!!! #әлхәмдүлилЛәһ Минем бәби көткән әле тагын биш якын кешем бар. Хәзер алар өчен теләп торырмын инде. Кызлар, минем кебек җиңел котылуыгызны телим!!! Для меня беременность любимое состояние, а кормление грудью как медитация!)))))) Добро пожаловать, Самат!☀️ #Человекродился #ДваСынаВодинДень

Публикация от Аделя Сафарова (@safarova_adelia)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100