Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала киемнәрендә бию, мендәрле образлар» - артистлар карантинда ничек шаккаттыра?

Карантин вакытындагы тормышны төрлеләндереп җибәрү өчен интернет киңлекләрендә төрле челленджлар уйлап табыла.

news_top_970_100
«Бала киемнәрендә бию, мендәрле образлар» - артистлар карантинда ничек шаккаттыра?
https://pixabay.com/ru

Бер-берсенең киемнәрен киеп ясалган роликлар социаль челтәрләрдә зур популярлык яулады. Чит ил артистлары гына түгел, татар артистлары да әлеге челленджларга бик рәхәтләнеп кушылды.

Алып баручы, тамада Илназ Миңнеханов ролик урнаштырган. Илназ тормыш иптәше Лиананың күлмәген, ә Лиана иренең костюм-чалбарын киеп биегәннәр. «25 аерма табыгыз», — дип язган ул Инстаграмда.

«Кыз булып тусаң, бигрәк чибәр буласың икән», «Кода, син урамга чыгып җилләп кер», «Илназ, карантин сиңа файдага китмәгән», «Нигә карадым икән, төшемә кермәсә ярый», — дип язучылар да, Илназ Миңнехановны төрек киноларындагы актерларга да ошатучы инстачылар да табылган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ну что ж дуслар...? Элеге видео #челлендж тугел, ээээ КОНКУРС? Конкурс называется «найди 25 отличий», «25 аерма так»??? Давайте, погнали???? Жавапларны комментарии рэвешендэ кабул итэм?????????????????????? Нэтижэ иртэгэ...ПОГНАЛИИИИ????? . . . #карантин #сидимдома #казань #татарстан #татарскаяэстрада #татарлар #конкурс #ильназминнеханов #ведущийнасвадьбу #ильназлиана #миннехановы

Публикация от Ведущий Ильназ Миннеханов (@ilnaz_minnekhan)

Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Мәхмүтова да әлеге челлендждан читтә калмаган. Актриса улы белән киемнәрен алмашкан.«Сез нишлисез? Үзизоляция, менә без өйдә ниләр эшлибез. Кечкенә малайның да киемнәренә сыя башладым, мин ябыкмадым, ул үсте», — дип язган ул.

«Үтерәсең», — дип комментарий калдырган җырчы Лилия Муллагалиева.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сез нишлисез ????? Самоизоляция , самовывоз , само ....сам себе .... Вот чем мы занимаемся дома ..... Кечкенэ малайның да әйберлэренә сыя башладым , мин ябыкмадым , ул үсте ... @jlo рәхмәт #сидимдома #сидимдома #пощелчку #fliptheswitch #fliptheswitchchallenge #казан #казаншэхэрфилармониясе #комедия #казань #татарартистлары #татарскаэстрада #татарлар #татары #татарочка #тнв #акчарлак #тмтв #татаржырчылары #love #майдан #жырчы #россия #попса #бьенсе #песни #певица #татаржыры #жыр #litlbig #уно #литлбиг

Публикация от Ляйсан Махмутова (@laismaxm)

«Үзең кебек бер матур кыз алып кайт инде. Менә дигән хатын үзең», — дип киңәш биргән берсе.

«Әй, соң инде, кан басымым да күтәрелеп китә», — дип җавап кайтарган Ләйсән үзе.

«Кыланчыклар», «Хыялыйлар», «Эшегез каты икән», — дип язганнар җырчының виртуаль дуслары.

Гөлназ Сәфәрова улы Айдан белән шулай ук киемнәрен алмашканнар. «Без дә бу челленджга кушылдык, ничек?» — дип язган ул.

«Бу сезнең улыгызмы?» — дип сораган берсе.

«Ирем», — дип шаярган Гөлназ.

«Шул вакыт аралыгында бер китап та укымадыгызмы? Ашыйсыз, биисез, кием алмашасыз. Бер китап турында фикерләрегез юк, балаларның белемнәренә битарафлык. Крыловны искә төшерегез», — дип тәнкыйть белдергән бер ханым.

Интернет киңлекләрендә таралган тагын бер челлендж — мендәрле карантин.

Хатын-кызлар шәрә тәннәренә гади мендәр куялар, әлеге мендәрле образны аксессуар белән тулыландырып, күлмәк формасына китерәләр. Үзизоляция чорында һәрчак өй киемнәре белән генә төшкән фотоларны төрләндереп җибәрү өчен менә дигән мөмкинлек.

Лилия Хәйруллинаны да әлеге образда күреп була. «Үзизоляция. 24 көн. Мода: яз/җәй 2020», — дип язган ул.

«Синдәге креатив, Лилия. Көн дә бер кәмит ясыйсың», «Сокланам фантазияңә», «Тырыша-тырыша карадым, тик борылмадың», — дип язганнар җырчының виртуаль дуслары.

Җырчы Илназ Сафиуллинның хатыны, блогер Айгөл дә калышмаган. «Мендәрле тренд мине дә читләтеп узмады», — дип язган ул Инстаграм сәхифәсендә.

«Зәвыклы, җылы һәм йомшак», «Мендәрне салсаң, кызыграк булыр иде», — дигән комментарийлар калдырганнар инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100