Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин кулына тотып караган песине 9,5 миллионга саталар

Президент бу песине тотып карауны исбатлый торган бер дәлил дә юк.

news_top_970_100
Путин кулына тотып караган песине 9,5 миллионга саталар
https://pixabay.com

Тула өлкәсенең Богородицк шәһәрендә яшәүче кеше сатуга песи куя. Аның сүзләренчә, бу песине Россия Президенты Владимир Путин кулларында тотып торган. Песинең бәясе башта 6,5 миллион сум тора, аннары өч миллионга арта. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Хуҗасы бу песине япон мотоциклына, Mercedes-Benz E200 машинасына яки йортка алмаштырырга да риза. 

«Тульская правда» белешмәсе буенча, декабрьдә игъланнар сайтына куелган песинең бәясе бер ай эчендә өч миллионга арткан һәм хәзер 9,5 миллион сум тора.

Телеграм-каналлар белешмәсе буенча, бу песине Бөек Британия кешесе алырга тели икән.

Шулай да нәкъ менә шушы песине Владимир Путин тотканны раслый торган бер генә дәлил дә юк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100