Җырчы Алсу пластик операция ясатканмы?

Җырчы Алсу пластик операция ясатканмы?
Җырчы Алсу инстаграмда язылучыларын уйланырга мәҗбүр иткән. Нәрсә турында дисезме? Алсу яңа фотолар керткәннән соң күпләр җырчының бит тиресе артык тигез һәм ак булуын, иреннәренең тагын да күпереп торуын күреп алган.

"Курчак", "Бу пластик хирург эше", "Фотошопны алып атсаң, вакыт тизрәк чаба", - дип язалар Алсуга.

Алсу исә җавапны кыска тоткан: "Миңа әле 36 гына һәм андый чаралар күрү иртәрәк", дигән ул.