Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илүсә Фәлахова «Модный приговор»да төшәр өчен чәчен корбан итәргә тиеш булачак

Илүсә Фәлахова «Беренче канал»да чыга торган «Давай поженимся» телевизион тапшыруның Яңа ел чыгарылышында катнашкан иде.

news_top_970_100
Блогер Илүсә Фәлахова «Модный приговор»да төшәр өчен чәчен корбан итәргә тиеш булачак
instagram.com/19ilyca94

Мамадыш районы Олыяз авылы кызы — блогер Илүсә Фәлахованы Мәскәүгә «Беренче канал»да чыга торган «Модный приговор» тапшыруында төшәргә чакырганнар. Бу хакта ул инстаграмда сториста хәбәр итте.

Тапшыруда төшәргә чакыручылар «прическаны үзгәртергә әзер» булырга кушкан. Илүзәнең сәхифәсен күзәтеп баручылар аның чәче өчен борчыла башлаган. Алар тапшыруга бармаска киңәш итә.

«Тапшыруда катнашучыга өч пар кием бүләк ителә, әмма алар сыйфатсыз», — дип тә язучылар бар.

Ә икенче төркем инстачылар «чәч бармак түгел, үсә», дип барырга кушкан. Илүсә икеләнеп калган. 

Сүз уңаеннан Олыяз авылы кызы Илүсә Фәлахова «Давай поженимся» телевизион тапшыруның Яңа ел чыгарылышында катнашкан иде. Блогер ул тапшыруга чакыручыларның да үз сүзләрендә тормавын һәм үзенә карата мөнәсәбәтләрен ошатмавын да әйтте.

Элек Илүсәгә баш герой буласың дип вәгъдә иткәннәр, тапшыруга килгәч алай булмавы ачыкланган. Анда аңа биреләчәк сорауларга нинди җавап бирергә икәнлеге дә әйтелгән. Илүсә күп сөйләүгә карамастан, язманы кисеп, бик аз өлешен генә калдырганнар. Ковидка сылтап, тапшыруга үз косметикасы белән килергә кушканнар. Ә студиягә килгәч үзегез бизәнегез дигәннәр. Ул вакытта Илүсә бизәнеп йөрмәгән һәм косметика да алып килмәгән. «Тапшыруда катнашудан баш тартам», — дигәч косметика да, бизәндерүче дә табылган, чөнки тапшыру төшерү процессын өзә алмыйлар.

Бер көндә 3-4 тапшыру төшерү сәбәпле, съемкалар кичкә кадәр барган. Илүсә белән әнисе иртәнге аш ашаган килеш кичкә кадәр студиядә булган. Алар үзләренә ашарга алып керергә дә чыга алмаган һәм аларны ашатучы да булмаган. Студиядә эшләүчеләргә татлы ризыклар әзерләгәннәр, алар гел ашап йөргән һәм тапшыруда «кызлар алып килгән күчтәнәч» дип әйткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100