"Бу күлмәк яшьләр өчен! Яшеңә күрә киенергә кирәк". Айгөл Бариеваны "яшьләрчә" киенгән өчен тәнкыйтьлиләр

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева инстаграмдагы дусларыннан күлмәк сайлауда киңәш сораган.
Айгөл караңгы-зәңгәр, кызыл һәм чөгендер төсендәге күлмәкләр киеп, фотога төшкән. Кайсын сайларга белмичә, инстадашларыннан киңәш соравы икән.



Айгөлнең инстадашларының күбесе "Кызылын!" дип җавап биргән. Әмма берничә кеше Айгөлнең яшенә төрттергән. Янәсе, мондый күлмәкне кызыңа алсаң, дөресрәк булыр иде, синең яшеңдәге ханымга яшьләрчә киенү килешми.

Әлбәттә, Айгөлне яклаучылар да табылган. Күлмәкләрнең Айгөлгә бик тә килешле булуын искәртеп, яшькә сылтауны дөрес түгел дип саныйлар. 

Икенче постында Айгөл тәнкыйтьләүчеләргә җавап биргән.

"Күлмәкнең кызылын алдым, шуңа өстәп, башка модельдәге икенче күлмәк тә алдым. Мин киемне яшемә күрә түгел, кәефемә күрә алам. 50-60 яшемдә дә шулай киенмәм дип вәгъдә итә алмыйм", - дип язган ул.