Илсөя Бәдретдинова белән Илназ Гариповка инстачылар: «Никах белән озакламагыз»
Инстачылар Илсөя Бәдретдинованы Илназ Гариповка кияүгә бирмәкче була.
Илназ Гарипов Илсөя Бәдретдинова белән видео төшергән.
«Әйдәгез бер гайбәт» рубрикасына фото төшермәкче идек», — дип көлә Илназ Гарипов. «Ренат Галиәскәргә дә зур сәлам», — ди Илсөя Бәдретдинова.
Соңгы вакытта Илсөя Бәдретдинованың Илназ Гарипов һәм Ренат Галиәскәр белән аерылмас дуслар булуын аңламаучы инстачылар күбәйде. Әлеге постны җырчылар шундыйларга сөйләр сүз булсын дип төшергәннәр.
Бу пост та шактый комментарийлар җыйган.
«Бигрәкләр пар килгәнсез. Бергә булсагыз да зыян булмас. Икегез дә тәрбиялеләр, тыйнаклар. Икегезнең дә җырларын яратып тыңлыйм»;
«Шәп пар булыр идегез»;
«Күптән сүз йөри инде, аптырамыйбыз да»;
«Кайчан никах укытасыз инде? Икегез бертуган кебек охшагансыз. Бер-берсенә охшаган кешеләр бик бәхетле була бит. Әйдә озакка сузмагыз»;
«Яшь аермагыз гына азрак комачау итеп тора»;
«Монда сөйлисе юк инде. Барысы да көн кебек ачык», — дип язганнар.