Ильмира Нәгыймова «сарымсаклы мунча» рецептын уртаклашты

«Сарымсаклы мунча шәп», - ди ул.

Җырчы Ильмира Нәгыймова Гөлназ Сираева рецепты буенча мунча кергән. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.

«Бер сарымсакны турап, кайнар суга салып төнәтәсе. Шул суны мунча ташына саласы. Сарымсаклы мунчаның файдасы нидәме? Вируслы һәм бактериаль инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә. Иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, кан тамырларын ныгыта, кандагы холестерин күләмен киметә. Җиңел пар белән!» — дип яза Ильмира.

Инстачылар Ильмирага рәхмәт әйтә, кулланып карарга телиләр.