news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем нәни Мәдинәне имезгәнен видеога төшергән

Җәймә астында Мәдинә яшеренеп кенә тамак ялгап утыра икән.

news_top
Гүзәлем нәни Мәдинәне имезгәнен видеога төшергән
Михаил Захаров

Җырчы Гүзәлем нәни кызы Мәдинәне җәймә астына качырып кына имезә. Бу кадрларны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Көтсен дөнья. Сез ничә яшькә кадәр имездегез?» — дип сорый ул инстадусларыннан.

Кадрларда Гүзәлемнең утырып торганы күренә, аның өстендә җәймә. «Ничек уйлыйсыз, нишлибез без? Монда эчтә Мәдинә. Бөтен дөньясы көтеп торсын», — ди ул. Шуннан соң җәймә астыннан Мәдинә килеп чыга. Сабый бик көр күңелле, тамагы тук икәне сизелә.

Шулай итеп, Мәдинә әле дә җәймә астына качып кына ими имә икән. Хәзер аңа 1 яшь 7 ай чамасы инде.

Кызы тугач та, Гүзәлемнең ире — җырчы Салават Миңнеханов хәбәр иткән иде. «Гаилəбезгə рəхим ит, кызыбыз Мəдинə. 07.01.2019, 11:41 сəгатьтə, 3845 гр, 56 см. Аллаһу əкбəр! Аллаһ Бөек!» — дип язды Салават Миңнеханов.

Инстачылар да бу кадрларны күреп, үзләренең балалары турында яза. Баласын биш яшькә кадәр имезгән әниләр дә бар икән. Барысы да Мәдинәгә соклана, «сөбханалла» диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар