Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина коронавирус турында: «Менә безгә дә килеп җитте»

Җырчы Казанның 18нче санлы хастаханәсе янында төшкән фотосын күрсәтте.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина коронавирус турында: «Менә безгә дә килеп җитте»
Салават Камалетдинов

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина коронавирус белән авырган танышы турында хәбәр итте. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйган.

«Бу эпидемия башлангач, интернет киңлекләрендә төрле фикерләр йөрде. Кемдер бу вирусның барлыгына бөтенләй ышанмады, ниндидер «масонский заговор» дигән булды. Италиядән видеолар килә башлагач, бераз фикер үзгәрде. «Нуууу, әйеее, ул вирус бардыр инде, ләкин бездә барыбер аларныкы кебек булмас», — диделәр. «Италиядә халык саны күп (плотное население), олы яшьтәге кешеләр дә күп, нигездә, медицина түләүле», — дип яздылар.

Менә безгә дә килеп җитте… Хастаханәләрдә урын юк. Ә анда бит бииик авыр хәлдәгеләрне генә салалар. Бик күп кеше өендә дәвалана. Көн саен коронадан йә бер танышның әтисе, йә икенченең әнисе үлеп китте дигән хәбәр килә. Ә кайберәүләр әле дә ышанмый!

Менә ачык мисал: каршыгызда короновирус белән бик каты чирләгән һәм көчкә исән калган табиб. Ә бит андыйлар 18нчы хастаханәдә бик күп, бөтенесе каты авырмасалар да, алар хәлнең чынбарлыкта нинди икәнен төгәл беләләр», — дип яза җырчы.


Дилә Нигъмәтуллина табибны туган көне белән котлый.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

_ Бу эпедемия башлангач, интернет киңлекләрендә төрле фикерләр йөрде. Кемдер бу вирусның барлыгына бөтенләй ышанмады, ниндидер "масонский заговор" дигән булды. Италиядән видеолар килә башлагач, бераз фикер үзгәрде. «Нуууу, әйеее, ул вирус бардыр инде, ләкин бездә баребер аларныкы кебек булмас», - диделәр. «Италиядә халык саны күп (плотное население), олы яшьтәге кешеләр дә күп, нигездә, медицина түләүле, бик үк якшы хәбәр булып чыкмады (шундый вариантлар да бар иде)», -дип яздылар. Менә безгә дә килеп җитте... Хастәханәләрдә урын юк. Ә анда бит бииик авыр хәлдәгеләрне генә салалар. Бик күп кеше амбулаторно дәвалана. Көн саен коронадан йә бер танышның әтисе, йә икенченең әнисе үлеп китте дигән хәбәр килә? Ә кайберәүләр әле дә ышанмый! Менә ачык мисал: каршыгызда короновирус белән бик каты чирләгән һәм чак кына исән калган врач. Ә бит андыйлар 18 хастәханәдә бик күп, бөтенесе каты авырмасалар да, алар хәлнең чынбарлыкта нинди икәнен төгәл беләлэр☝? Бүген Руслан Азатовичның @mukhamadievru туган көне!?? Мин аны бүген котламыйча булдыра алмадым. Бик хөрмәт итәм, сокланам! Әгәр дә миннән сорасалар: чын табиб нинди булырга тиеш дип?, - мин хичшиксез :"Руслан Азатович кебек ",-дип әйтер идем. Ул бик мактаганны яратмый инде☺️Мин үз эшемне башкарам гына дип җавап бирә. Шуның өчен әйдәгез әле комментарийларда бөтен табибларга да алкышлап алыйк. Алар моңа чын-чынлап лаек!!!??????

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

«Бүген Руслан Азатовичның туган көне! Мин аны бүген котламыйча булдыра алмадым. Бик хөрмәт итәм, сокланам! Әгәр дә миннән: „Чын табиб нинди булырга тиеш дип?“ — дип сррасалар, мин һичшиксез: „Руслан Азатович кебек“, - дип әйтер идем. Ул бик мактаганны яратмый инде. Мин үз эшемне башкарам гына дип җавап бирә. Шуның өчен, әйдәгез әле, комментарийларда бөтен табибларга да алкышлап алыйк. Алар моңа чын-чынлап лаек», — дип яза җырчы.

Инстачылар рәхмәт сүзләренә кушыла. Табибны белүчеләр дә бар, алар да рәхмәт әйтә. Коронавирус белән авыручылар да язган. «Бик авыр булды», - диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100