Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймовага: «Бөтен кеше яза бит инде сиңа… Дәрәҗәңне төшермә!»

Җырчы Ильмира Нәгыймова соңгы вакытта төрле кешеләр белән дуэтлар яздырды. Сер түгел, Марат Яруллин белән җырлаган «Соңгы бию» җыры аеруча да матур, шәп килеп чыкты, халыкка да ошады. Әмма…

news_top_970_100
 Ильмира Нәгыймовага: «Бөтен кеше яза бит инде сиңа… Дәрәҗәңне төшермә!»
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

Хәтерлисездер, Ильмирага Руслан Кираметдинов белән аерылышканнан соң бик күп яман сүзләр ишетергә туры килде. Аерылышу темасы инде онытылды, басылды. Шулай да Ильмирага һаман таш белән атучылар табылып тора икән әле. Бу юлы Марат Яруллин белән җырлаган җыры өчен тәнкыйтьлиләр аны. «Ильмира, сеңлем, куйма бу дуэтны. Гел матур чыкмый. Бөтен кеше яза бит сиңа. Үзеңне генә аска төшерәсең. Марат бер кыз белән җырлый моны, „на самом дело“, аларның матур чыга. Дәрәҗәңне төшермә!!!» — дигәннәр Ильмирага. Ул исә моңа җавап итеп көлгән «смайлик» куйган һәм:

«Нинди кыз ул, Марат?» — дип аңа мөрәҗәгать иткән…

«Җыр җырлаганнан дәрәҗә ничек төшергә мөмкин? Үзләре нәрсә язганны үзләре аңлыймы икән?»,

«Кешеләр саташа бугай инде. Ильмира, шәп җыр ул, беркемне дә тыңламагыз»,

«Ә без бик яратабыз бу җырны. Ирем белән соңгы тапкыр салмак җырга биегәнне хәтерләми дә идем инде. Шушы җырга биибез хәзер»,

«Киресенчә, бу җырыгыз искиткеч килеп чыга. Бу җыр — хит! Ә сезгә шулай дип чираттагы хейтер язган инде», — дип яклаучылар табылган җырчыны.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100