Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһировның хатыны Эльмира: «Җәнҗал, аерылышу, суд…»

Җырчы Филүс Каһировның тормыш иптәше, концерт директоры Эльмира Каһирова инстаграмда иренең иҗатына бәя биргән. Шулай ук кайбер җырчыларның җәнҗаллар чыгарып, шәхси тормышларын халыкка фаш итеп пиар ясауларын тәнкыйтьләгән.

news_top_970_100
Филүс Каһировның хатыны Эльмира: «Җәнҗал, аерылышу, суд…»
https://www.instagram.com/kagirovaelmira86/

«Җәнҗал, аерылышу, суд…

Башкортстан шәһәрләре буенча зур булмаган турыбыз тәмамланды. Бу шәп булды дип әйтү бернәрсә дә әйтмәү белән бер булыр иде. 

Гастрольләр һәм концертларны аерым кәеф бүләк итүләре өчен яратам. Сезон дәвамында бер үк программаны берничә тапкыр, әмма беренче карагандагы кебек карыйм.

Һәр шәһәр, һәр тамашачы үзенчәлекле. Шуңа күрә: «Концертларыгыз иртәгә һәм берсекөнгә булса, тагын килер идек», — дигән тамашачыны бик яхшы аңлыйм. 

Безнең уңышыбызның сере үзебезне тулысынча тамашачыга багышлауда. 

Мин үзебезнең төркемнең төп фанаты. Филүс һәм музыкантларның сәхнәдә эшләүләре тылсымлы, оста, тере һәм сыйфатлы. Безнең һәр чыгышыбыз халыкка аерым бер ярату белән уйланылган, шуңа күрә җылы кабул ителмәгән бер генә номер да булганы юк. 

Бездә эчпошыргыч, күңелсез, мәгънәсез, сыйфатсыз, ясалма, ямьсез, күңелгә ятышсыз булырга тиеш түгел. 

Гомумән, төркемебез бик шәп. Алар белән һәрвакыт бик күңелле. Һәрберсенә рәхмәтем һәм хөрмәтем чиксез. 

Ә инде постның исеменә килгәндә…. Кайбер артистларның җәнҗаллар, аерылышулар, судлар хисабына пиар ясаулары, бертуктамый нәрсәдер бүлешүләре, күңелсез темаларны атналар буе куертуларына игътибар итәм. Чын мәгънәсендә сыйфатлы иҗаты, гадел булуы һәм таланты белән танылучылары гына аз. Пиар сүзенең төп асылы, кызганыч, күптән бозылган", — дип яза Эльмира Каһирова.

Ул халыкны Филүс Каһиров концертларына чакырып калган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100