Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Фазлыевага инстачы: «Бөтенесен эчкә җыеп барсаң, инфаркт була»

Блогер, мөселман киемнәре коллекциясе авторы, өч бала әнисе Альбина Фазлыева инстаграмда еш кына гыйбрәтле мәсәлләр язып куя. Бу юлы да бик эчтәлекле, мәгънәлене элгән ул. Укып карагыз әле…

news_top_970_100
Альбина Фазлыевага инстачы: «Бөтенесен эчкә җыеп барсаң, инфаркт була»
https://vatantat.ru/2021/01/44523/

«Бервакыт укытучы укучыларыннан болай дип сораган:

— Ни өчен кешеләр әрләшкәндә бер-берсенә тавыш күтәрә?

— Мөгаен, алар тынычлыкларын югалтадыр, — дип җавап бирә укучылар.

— Тик ни өчен янындагы кешегә кычкырырга? Болай да ишетелә бит, — дип тагын өсти остаз.

Укучылар аптырап баш селки. Шулвакыт укытучы якынрак килеп аңлата башлый:

— Кешеләр үзара аңлашмый башлагач, аларның йөрәкләре бер-берсеннән ерагая. Шуларга өстәлеп, җаннары да читләшә башлый. Шуңа күрә бер-берсен ишетү өчен алар кычкырырга мәҗбүр булалар. Үпкә һәм ачу арткан саен, тавыш күбрәк күтәрелә.

Йөрәкләр бер-берсенә гашыйк булганда ничек? Алар шыпырт кына сөйләшә. Арадагы ераклык та тәэсир итми. Кешеләр үзара дус, тату мәхәббәттә йөзгәндә кайвакыт сүзләр дә кирәкми. Күз карашыннан бар да аңлашыла.

Шуны онытмагыз: гауга, әрләшүләр йөрәкләрне, җаннарны бер-берсеннән ерагайта. Бу нәрсәләрдән ерак торыгыз. Югыйсә, килер бер көн… Аралар шуның хәтле ерагаер, сез хәтта бер-берегезгә кире юлны эзләп таба алмассыз.

…Дуслар, чынлап та шулай бит… Мәхәббәтле һәм дус тормыш якынлыктан башлана. Бары тик бер-береңә күңел җепләре белән якын килгән очракта гына аңлашып була. Тавыш күтәреп, әрләшеп тормыш төзелми. Андый чакта нәтиҗәгә ирешеп булмый шул. Кычкырып эч бушаган төсле булса да, ике йөрәк арасы ерагая…

Тормышларыбыз дуслык, мәхәббәт белән үтсә иде.

Сез ничек уйлыйсыз? Кычкырып нәтиҗәгә ирешеп буламы? Яисә уртага салып сөйләшү кирәкме?» — дип язган Альбина истаграм аккаунтында.

«Бөтенесен эчкә җыеп барсаң, бер дә кычкырмасаң, инфаркт була»,

«Кайчак дуламыйча булмый, пышылдаган ишетелми башлагач, түземлек бетә»,

«Килешәм, тик нерв күзәнәкләре түзми»,

«Дөрес, кычкырышу юньлегә алып бармый, җайлап, тынычлап, уртага салып сөйләшүгә ни җитә», — дип язганнар истачылар Альбинага. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100