Коронавирус белән авыручы әнисен күрү өчен, улы стенадан үрмәләп тәрәзәгә менгән

Көннәр буе тәрәзә төбендә утырган егет фотосы бөтен дөньяга таралган.

Палестинада яшәүче 30 яшьлек ир-атның әнисе коронавирус белән авырый башлый. Аны хастаханәгә салалар. Джихад ас-Сувейт исемле бу ир-атны әнисе янына палатага кертмиләр. Чөнки авыру йоктыру куркынычы зур була. Шуңа күрә улы әнисе ята торган палатаның тәрәзә төбендә утырып тора. Әлеге вакыйга турында Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

Егет әнисен күрер өчен, хастаханә стенасы буйлап үрмәләп менә. Әнисен көтеп утырган Джихадның фотолары исә социаль челтәрләрдә тарала. 

Могҗиза булмый, әни кеше үлә. Бу вакыйга бөтен дөньядагы кешеләрнең күңеленә үтеп керә, дип яза хәзрәт.

Инстачылар мәрхүмә әни кешенең урыны җәннәттә булсын дип тели. Алар әлеге тарихка тетрәнүләрен, авыр булуын язалар.