Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда сыерны матур итеп атлатып йөртә белә торган терлекчене ачыкладылар

Ярышта хэндлерлар хайваннарның дөрес итеп акрын һәм тигез йөрешләрен, гәүдә тотышларын, аяк-тоякларын һәм башларын тотуын күрсәттеләр.

news_top_970_100
Татарстанда сыерны матур итеп атлатып йөртә белә торган терлекчене ачыкладылар
https://agro.tatarstan.ru

1-3 июльдә «Агроволга-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстанда хэндерлар конкурсы узды. Конкурсантларны Венгрия Республикасының Голштин-фриз токымлы эре мөгезле терлекләр җитештерүчеләрнең илкүләм ассоциациясенең халыкара  профессиональ бәяләүчесе Шебёк Тамаш бәяләде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

 «Читтән караганда, хэндлерларга бәя бирү бик җиңел кебек, әмма бу алай түгел. Үтәлергә тиешле бик күп кечкенә детальләр һәм кагыйдәләр бар. Аларның бурычы — сыерны тотып йөртү түгел, ә судьяга һәм тамашачыларга күрсәтү», — дип билгеләп үтте ул.

Ярышлар барышында хэндлерлар хайваннар һәм судьялар арасындагы мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен күрсәттеләр, хайваннарның дөрес итеп акрын һәм тигез йөрешләрен, шулай ук гәүдә тотышларын, аяк-тоякларын һәм башларын тотуын презентацияләделәр. Ярышлар 22шәр катнашучыдан торган  өч категориядә узды.

Беренче төркемдә җиңүчеләр булып Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖ терлекчесе Даниер Алабердыев, Әтнә районының «Күшәр» АХҖК орлыкландыручысы Рәфис Галимуллин һәм Әтнә районының «Күшәр» авыл хуҗалыгы селекционеры Фәнил Хәсәнов табылды.

«Бу өч яшь егет, рингка кергәч үк, миңа карап, мин нәрсә уйлаганны аңлагандай, хайваннарны иң яхшы яктан презентацияләргә тырыштылар. Катнашучылар миңа таба карасалар да, күзләре сыерларда иде, аларны даими контрольдә тоттылар», — дип билгеләп үтте Шебёк Тамаш.

Икенче категориядә Балтач районының «Кызыл юл» АХҖК терлекчесе Илгиз Галимуллин, Балтач районының «Смәил» авыл хуҗалыгы предприятиесенең ветеринария табибы Илдар Хаҗиев һәм Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПКсының ясалма орлыкландыру технологы Азат Хәсәнов иң яхшылар дип танылдылар.

«Хәзер без гаҗәеп тамаша күрәбез —  хайваннардан торган озын матур линия. Аларның барысының да бик озак һәм тырышып күнекмәләр узганы күренә. Без хәзер күргән нәрсәләр — тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Иң яхшы хэндлер шундый булырга тиеш, аны рингта күрмисең дә һәм аның хайваны бар нәрсәне үзе белеп башкара кебек», — дип билгеләп үтте судья.

 Өченче төркемдә Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПКсының ясалма орлыкландыру технологы Азат Хәсәнов, Алабуга районының «Мир» ҖЧҖ терлекчесе Андрей Ветошкин һәм Саба районының «Шытсу» АХП ҖЧҖ терлекчесе Рәфис Гобәйдуллин җиңүчеләр булдылар.

Абсолют хэндерлар түбәндәгеләр булды: Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖ терлекчесе Даниер Алабердыев, Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПКсының ясалма орлыкландыру технологы Азат Хәсәнов һәм Әтнә районының «Күшәр» авыл хуҗалыгы селекционеры Фәнил Хәсәнов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100