Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ябалакмы, чишмәме?» Гөлсирин Абдуллинаның елата торган яңа җырын тәнкыйтьләгәннәр

Гөлсирин Абдуллинаны авылдашлары яклый.

news_top_970_100
«Ябалакмы, чишмәме?» Гөлсирин Абдуллинаның елата торган яңа җырын тәнкыйтьләгәннәр
Салават Камалетдинов

Гөлсирин Абдуллина «Әнкәй, мин еламыйм» дигән җыр премьерасын тәкъдим итте. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйган.

Җырның көен Гүзәлия, сүзләрен Венер Фәттахов язган.

Инстачылар җырны ошаткан, «Искиткеч җыр, искиткеч башкару», «Бик мәгънәле җыр. Йөрәкләргә үтеп керә. Ирексездән күз яшьләре ага. Уңышлар сиңа, авылдаш. Бәхет, шатлык», «Бик матур, мәгънәле, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, йөрәккә кереп, күзләрдән яшь тәгәрәтеп», — диләр.

Шулай да тәнкыйтьләүче дә табылган. «Чинак ябалак тавышы, колакны яра», — дип яза берәү. Гөлсирин бу комментарийга үзе җавап биргән. «Ниһаять, мин бу комментарийны көткән идем», — ди ул.

Гөлнара исемле инстачы Гөлсиринне яклый. «Ябалак тавышы дип кабул иткәннәргә ошамый икән, тыңламасыннар. Ә безнең авылдашның җырлавы чишмә чылтыравына тиң. Ул шул чишмә янәшәсендә үскән кыз, бик матур тавышы», — ди ул.

Инстачыларның күпчелеге «Молодец, Гөлсирин! Тыңлап туймаслык тавыш синдә. Җырның сүзләре, көе синең өчен генә язылган», — дип комплиментлар язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100