Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова инстачыларны куркыткан

Җырчы онкология турында язган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова инстачыларны куркыткан
Салават Камалетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинова онкология турында пост язган. Постны укып бетергәнче яраткан тамашачылар куркып беткән. Бу авыру үз башыннан узган инстачылар да «эчләрен бушаткан».

«Хастаханә… Онкология… Дару исе… Тып-тыныч…

Сирәк-мирәк кемнәрнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелә.

Ниндидер вак-төяк проблемалар өчен кайгырып йөрүләр, тормыш куу, акча турында уйлаулар онытыла монда. Бу чир яшьне-картны аермый. Монда бизнесменнар да, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә тигез. Пациент! Барлык сөйләшү бер темага, сәламәтлек турында.

Монда беркем дә үзе теләп эләкми. Бу язмыш сынавы… Бу һәркемгә кагылырга мөмкин… Кеше бәхетле чагында бәхетле икәнен, сәламәт чагында сәламәт икәнен аңламый. Аңлар өчен югалтырга кирәк…

Мин чирләмим! Борчылмагыз! Ләкин минем бу хастаханәнең һәр табибына, хезмәткәрләренә башымны түбән иеп рәхмәт әйтәсем килә! Күпме кеше язмышы алар кулында… Бик зур хөрмәткә лаек һөнәр — табиб!» — дип язган җырчы.

«Куркыттың», «Берәр кайчан инфаркт ясыйсың син», «Каз тәннәре чыкты», «Саклагыз үзегезне», «Уф, үтердең», «Әллә нәрсә уйлап бетердем», «Син безгә бик кирәк», дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Илсөя Бәдретдинованың әнисе урынына калган олы апасына операция ясаганнар икән. Җырчының виртуаль дуслары аның тизрәк дәваланып чыгуын тели.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Больница...Онкология...Дару исе...Тып тыныч... Сирэк-сирэк кемнэрнендер ынгырашкан тавышы ишетелэ. Ниндидер вак-тояк проблемалар очен кайгырып йорулэр, тормыш куу, акча турында уйлаулар онытыла монда. Бу чир яшьне картны аермый .Монда бизнесменнар да, очын-очка ялгап яшэучелэр дэ тигез. Барысы да бар исем астында. ПАЦИЕНТ! Барлык сойлэшулэр бер темага. СЭЛАМЭТЛЕК. Монда беркем дэ узе телэп элэкми. Бу язмыш сынавы...Бу хэркемгэ кагылырга момкин... Кеше - бэхетле чагында, БЭХЕТЛЕ икэнен, Сэламэт чагында СЭЛАМЭТ икэнен анламый. Анлар очен югалтырга кирэк... Мин чирлэмим! Борчылмагыз! Лэкин минем бу больницадагы хэрбер табибка, мед. персоналга башымны тубэн иеп рэхмэт эйтэсем килэ! Купме кеше язмышы алар кулында... Бик зур хормэткэ лаек профессия- ТАБИБ. #илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова #ильсиябадретдинова #табиб #онкология

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100