Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров кәчтүм, ак күлмәк киеп, карлыган утырткан

Зөлфәт Зиннуров бабасына (хатынының әтисе) кунакка кайткан.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров кәчтүм, ак күлмәк киеп, карлыган утырткан
Расих Фәсхетдинов

Зөлфәт бакчада кәчтүм белән ак күлмәк киеп карлыганнар утыртып йөргәнен видеога төшергән. Инстачылар моңа бик нык гаҗәпләнгән. Пост астында җырчының «бакча-стайл»ын рәхәтләнеп тикшергәннәр.

«Әтисенең кәчтүмен кигән дә, үзендә тау күчерерлек көч сизгән», — дигәннәр аңа.

«Кәчтүме күчтүм. Ак күлмәге ни тора!», «Синең бабай Бура-Киртә плантациясендә бит ул. Анда шулай, кәчтүмнән, ак күлмәктән генә чыгасы. Камаз-Мастер, милиция кәчтүмнәре дә була әле анда», «Костюм шәп. Ак фуражка да булса, агрономнарга охшап китәсең», «Син депутат шикелле», «Ничек ак күлмәк белән кәчтүмнэн бакчада эшләп була ул?» — дип язганнар.

«Кәчтүмен күргәч тә әтисенеке дип уйлаган идем. Әле бабайдан ук икән. Истәлеккә музейга куй», «Зиннур, син бер дә бакчада эшләгән кешегә охшамагансың. Ак күлмәк, кәчтүм киеп, эшләүдән чыкмагансың. Эшләүчеләр кадр артында калды бугай», — дип тә язганнар.

«Нишләп шулай күп утыртасыз? Чокыры бик күп», — дип сораучыларга Зөлфәт карлыган бизнесы ачу нияте булуын әйткән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100