Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың апасын озатырга җырчының төркеме дә кайткан

Җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева әйтүенчә, Лилия апасы Илсөя Бәдретдинованың төркемен бик нык яраткан.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың апасын озатырга җырчының төркеме дә кайткан
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдретдинованың апасын озатырга җырчының төркеме дә кайткан. Бу хакта инстаграмда аның концерт директоры, якын дусты Гүзәл Карамиева яза.

«Бүген Лилия апаны озатырга Илсөя Бәдретдинованың төркеме дә кайтты. Бу, әлбәттә, Илсөя, синең ни дәрәҗәдә хөрмәтле кеше икәнеңне исбатлый. Лилия апа бик нык яратты төркемне. Сезне күреп сөенгәндер дип уйлыйм. Шәхсән үземнең исемнән дә рәхмәт, егетләр, кызлар! Кайгыны уртаклашкан һәрберегезгә мең рәхмәт!

Хуш, Лилия апа! Изге айда, изге көнне киттең… Якты йөзле, киң күңелле идең, кулыңнан килмәгән эш юк иде… Ул чиккән, бәйләгән кул эшләрең искитмәле.

Җаныкаем, бигрәкләр Илсөяне яраттың. «Гүзәл, мин бит Илсөямнең газетада чыккан әңгәмәләрен, язмаларын җыеп барам. Ничек ташлыйсың аны, анда бит минем иркәмнең фотосы», — дия идең. Горурландың Илсөя белән.

Илсөям, кулыңнан килгәннең барысын да эшләдең. Бик авыр булды сиңа. Ничек шул бәләкәй генә Илсөя барысына да түзә микән дип исем китә минем. Күңелең тулган көенә концертлар кую үзе бер сынау. Кием алыштырган арада гына да мең төрле проблеманы чишү. Янәдән, берни булмагандай, тамашачы алдына балкып чыгып басу. Апайга гына авыр булмасын, зинһар авыртуны сизмәсен дидең… Я Аллам, зинһар соңгысы булсын. Аллаһ Тәгалә сәламәтлек бирсен үзеңә», — ди Гүзәл Карамиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100