Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Башым белән аңлыйм мин, апай...»

Илсөя Бәдретдинова мәрхүм апасының истәлегенә видео белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Башым белән аңлыйм мин, апай...»

Илсөя Бәдретдинова апасының үлүен хәбәр иткән иде. Илсөя «Инстаграм» аккаунтында апасы истәлегенә видео урнаштырган. Видеода мәрхүмә бер кызык хәл турында сөйли.

«Синең юклыкны, йөрәк кенә кабул итә алмый… Мәңге йөрәгем турендә булырсың! Буген „инстадагы“ кайгыбызны уртаклашкан „коментларны“ күреп хәйран калдым. Укып бетерерлек тугел… Бик зур рәхмәт барчагызга да, кадерлеләрем!», — дип язган Илсөя.

«Мин Илсөядән 12 яшькә олы. Бервакыт мине балалар карарга калдырдылар. Илсөя йөгерә…Илсөя артыннан Люция йөгерә. Люцияне мин куам. Болар өй тирәли йөгерешәләр. Илсөя трельяжның кырыена егылды. Сабыйның авызында дүрт теш. Егылды да шул дүрт тешнең яртысы юк. Сынды. Әй, елыйм, әй, эзлим шул тешләрне. Әйтерсең лә ул тешләрне кабат ябыштырып була. Илсөя елый, аны бишеккә салдым. Шунда әниләр кайтып керде. Бездә ике ишек: кухняга керә торган һәм залга керә торган. Әниләр үтерә бит мине… Илсөяне бишеккә салгач, чыгып киттем. Ә Илсөя бишектән егылып төште дә башын тиште. Теше юк, башы тишек!.. Миңа бүтән бала калдырмадылар… Миңа эләкте болар аркасында» — дип сөйли җырчының апасы.

Илсөя апасына: «Җизни белән „гулять“ итәргә киткәч, сине яклавымны ник сөйләмисең? Агач төбендә сине төне буе көтеп утырганнарны…» — ди. «Яңгырда да көтә иде», — ди апасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100