Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллина бию көенә утын яра - видео

Әлмәт театры актрисасы Раушания Фәйзуллинаның лапаста утын ярганын видеога төшереп алганнар.

Әлмәт театрының Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә «Үзем турында үзем» дигән рубрика чыкты.

«Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина рольләрне дә искиткеч башкара, утын яру буенча да осталык күрсәтә! Афәрин, Раушания Самат кызы! Ә сез утын яра беләсезме?» - диелә бу хәбәрдә.

Рушания ханым кизәнеп-кизәнеп утын яра. Аннары утырып ял итә. Бу кадрлар күренгәндә татарча бию көе уйнатып торалар.