Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Скрипкачы Динә Закирова үзенең сәерлеге белән уртаклаша

Ул томат согына каймак салуын видеога төшергән.

news_top_970_100
Скрипкачы Динә Закирова үзенең сәерлеге белән уртаклаша
Рамил Гали

Скрипкачы Динә Закирова томат согына каймак салып болгаткан видео куйган. Сәер «вкус»лары моның белән тәмамланмавы турында да язган.

«Мин кечкенәдән томат согын каймак белән эчәргә яратам. Кем өчендер бу сәер тоелса да, минемчә, бу ике әйбер аерым була алмый төсле. Ә манный боткасын варенье белән генә ашыйм! Карлыган кайнатмасы да булса, искиткеч. Шундый сәер «вкус»лы мин. Йә, ашау темасына тагын кемнең нинди сәер серләре бар? Сөйләшеп алыйк әле», — дип язган ул.

«Идея бу! Томат согын яратам, әмма каймак салган юк, калорияле бит», — дип язган Кәрим Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева.

Бу идея инстачыларда да кызыксыну уяткан. Шунда ук каймак белән томат согы алырга кибеткә җыенуларын да язганнар.

Динәнең виртуаль дуслары арасында үзеннән дә сәеррәк кешеләр барлыгы ачыкланган. Алар томат согына чи йомырка салып эчә, шоколадны арыш ипие, туңдырманы кара ипи, бананны колбаса, кыстыбыйны һәм өчпочмакны кайнатма яки бал белән ашый. Кайсылары каклаган каз белән чия компоты, суына башлаган бәрәңгегә шикәр комы сибеп яисә катык белән чәй эчүләрен язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100