Әлфис Кыямов репертуарыннан «Кил син» җыры яңа яңгырашта

Яшь җырчы Илнар Миранов Әлфис Кыямов башкаруындагы «Кил син» җырына яңа сулыш өргән.

«Дуслар, ниһаять, «Кил син» җырын барлык музыкаль платформаларда тыңлап була», — дип сөенече белән уртаклашкан җырчы.

Инстачылар әлеге яңалыкны бик җылы кабул иткән.

«Урррра, күптән көттек», «Шәп, котлыйбыз», «Сез минем мәхәббәтем, тавышың шәп», «Мин калдырдым сиңа сөюләрне» җырын да көтәбез», «Әлеге җырның иң матур яңгырашы сезнеке», — дип язган җырчының виртуаль дуслары.