Рәнис Габбазов улын күрсәтте

Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Рәнис Габбазов инстадусларына улы, әтисе һәм әнисенең фотосын элде.

“Таныш булыгыз – Тимерлан улым белән. Сөбханалла дип карагыз. Яраткан улым бабай белән әбисен күргәч шатланып туя алмый. Бу фотоларны куймыйча булдыра алмыйм. Балаларыбыз исән-сау булсыннар иде! Амин” дип язган Рәнис.

Инстадуслары җырчының улын Рәниснең үзенә охшаткан. Сез ничек уйлыйсыз? Бәләкәч әтисенә охшаганмы?