Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шалтыратмады шул» - Путинга кияүгә чыгарга теләгән кыз язмышы турында сөйләгән

Ил башлыгы белән очрашу вакытында Юлия Шилова Путинның үзен кияүгә алуын сорый.

news_top_970_100
«Шалтыратмады шул» - Путинга кияүгә чыгарга теләгән кыз язмышы турында сөйләгән
pixabay.com

Иваново шәһәрендә яшәүче Юлия Шилова Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуга килгәч, аңа кияүгә чыгарга теләвен әйткән иде. Хәзер ул «Россия 1» каналында әлеге вакыйгадан соңгы язмышы турында сөйләгән. РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

Нәкъ бер ел элек Владимир Путин Иваново шәһәренә эш сәфәре белән килә. Шул вакытта аны биредә яшәүчеләр урап ала. Очрашу вакытында Юлия Шилова Путинның үзен кияүгә алуын сорый. «Яхшы тәкъдим, бик зур рәхмәт», — дип җавап бирә Путин, ул кызның исемен дә сорый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Юлия Президент ярдәмчеләре аша Путинга үзенең ике фотографиясен һәм телефон номерын, үзе турында кыскача белешмә язып бирә. 

Соңрак Владимир Путин әйткәнчә, Юлия бу гамәленнән соң бөтен илгә танылу ала. «Ивановоны кәләшләр шәһәре дип атыйлар. Бүген миңа да шундый тәкъдим ясадылар», — ди Путин.

«Кызганыч, ул миңа шалтыратмады», — дип сөйләгән Шилова бер ел узгач.

Президентка мөрәҗәгать иткәннән соң аның артыннан йөрүче егетләр дә арткан, тик берсе дә кызның йөрәген яулый алмаган.

Шилова Путинны «көчле ихтыярлы, максатка омтылучан», дип атый һәм күптән аңа соклаануын әйтә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100