Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовага ничә яшь тулган?..

Бүген Гүзәл Уразованың туган көне икән. Бу көннәрдә җырчы гаиләсе белән җылы якларда ял итеп ята.

news_top_970_100
 Гүзәл Уразовага ничә яшь тулган?..
Салават Камалетдинов

«Бүген туган көн икән бит. Ничә яшь дип сорамагыз. Күпме бар, барысы да үземнеке. Күңелем белән 25 тирәсендә, шуннан олыгаеп булмый әле», — дип язган инстагарамда Гүзәл.

Тамашачылары аңа җылы сүзләр ирештергән. Исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, тигез тормыш, иҗади уңышлар һәм башка би-и-ик күп изге теләкләр юллаганнар. Аның талантына, моңына, чибәрлегенә, гаиләсенә сокланганнар.

 «Гүзәл, сиңа карагач, яшиселәр килә. Кызларга да сине гел үрнәк итеп куям…»

«Татар эстрадасындагы иң яраткан хатын-кыз җырчым», — дип язучылар булган.

  «Туган көнең белән, Гүзә-ә-әл! Молодец хатын син! Бөтен яклап үрнәк! Без кайчан мәтрүшкәле чәй эчәбез соң?» — дип язып куйган җырчы Илсөя Бәдретдинова да.

Без дә Гүзәлнең инстадуслары язган барлык матур теләкләргә кушылабыз. Тагын бик күп еллар иҗаты белән халыкны шатландырып, рухи яктан баетып яшәргә насыйп итсен бер Ходай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100