Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Лерон: «Казан үзәгендә җәнлек костюмы кигән адәмнәр халыкны алдый»

«Алданучылар арасында башкалабыз кунаклары: чит ил гражданнары, Россия һәм республикабызның төрле почмакларыннан килгән авыл халкы», — ди блогер.

news_top_970_100
Ләйлә Лерон: «Казан үзәгендә җәнлек костюмы кигән адәмнәр халыкны алдый»
https://www.instagram.com/pepemeygan/

Блогер Ләйлә Лерон инстаграм сәхифәсе аша Казан шәһәре хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

Ләйлә фикеренчә, Казанның үзәге Бауман урамында туристларны алдау хөкем сөрә. «Төрле җәнлек костюмы кигән адәмнәр башкалабыз кунакларына бәйләнеп, фотога төшәргә өндәп, ахыр чиктә фотога төшкән өчен акча таләп итәләр. Түләргә теләмәүчеләрне куркыталар, аларга яныйлар», — дип яза ул. Ләйлә алдагы постында җәнлек костюмы кигән кешеләрнең ничек эшләгәннәрен күрсәткән видео да урнаштырган.

«Мондый кабахәтлекне көтмәгән кешеләр төрле суммадагы акчаларыннан колак кага. Бер фото йөз сум торса, ун фото ясалган очракта, мең сумын каерып алалар. Хезмәтләре өчен чек бирергә ашкынып тормыйлар. Әзмәвердәй егетләргә каршы килү авыр. Алданучылар арасында башкалабыз кунаклары: чит ил гражданнары, Рәсәй гражданнары һәм республикабызның төрле почмакларыннан килгән авыл халкы.

Безнең шундый матур, заманча, шул ук вакытта тарихи Казаныбызга килеп, истәлеккә бер мең сумлык зебра фотосы белән кайтып кит инде», — дип яза Ләйлә.

Блогер әлеге геройларга бөек Казаныбызның туристик урамнарында алдау белән шөгыльләнүләрен тыярга тәкъдим итә.

«Ни өчен зебра? Әгәр дә төрле образлар белән фотога төшү ихтыяҗы бар икән, безнең бай тарихыбыз, әдәбиятыбызда андый каһарманнар да, әкият геройлары да бихисап: Камыр Батыр, Сөембикә, Кәҗә белән Сарык… Ләкин бу эшне легальләштерү кирәк дип саныйбыз. Бу эшне татар телендә камил сөйләшүче, һич югында татар телендә матур итеп исәнләшә алучы, итагәтьле, әдәпле, белгечләр башкарырга тиеш. Анда да хезмәт күрсәткән өчен бәяне алдан хәбәр итәргә тиешләр. Шулай ук Казан казнасына салым түләнергә тиеш түгелме бу очракта?

Казанга көн саен меңләгән турист килә. Үзәк урамнар, тарихи урыннар башкалабызның визит карточкасы. Безгә килгән һәр кеше уңай тәэсирләр белән, яңадан әйләнеп кайту теләге белән китсен иде», — дип яза Ләйлә Лерон әлеге постында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100