Айсылу Габдинова яшь парларга никахларын кышкы урманда теркәргә тәкъдим иткән | intertat.tatar

Айсылу Габдинова яшь парларга никахларын кышкы урманда теркәргә тәкъдим иткән

Җырчы җәйге «выездная регистрация»дән видео куйган.

Җырчы Айсылу Габдинова яшьләрнең никахын күчмә теркәү чаралары үткәрә. Ул инстаграм сәхифәсенә җәйге «выездная регистрация»дән видео куйган.

«Ничек матур һәм дулкынландыргыч. Һәр пар үзенчәлекле һәм аларга карап аздан гына күз яшьләрен тыясың. Җәй көне табигатьтә күп парларның никахларын теркәдек. Ә кышын андый чара үткәргән юк.

Кышкы урманда шундый чара оештырып карасак, ничек булыр икән? Кем тели?» — дип язган җырчы.

Әмма кышкы табигатьтә никахларын теркәргә теләүчеләр табылмаган.