Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актриса Алсу Фәйзуллина: «Декрет ялыннан соң тулысынча эшкә чумачакмын»

Яңа сезон ачылышында Кариев театры актрисалары «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

news_top_970_100
Актриса Алсу Фәйзуллина: «Декрет ялыннан соң тулысынча эшкә чумачакмын»
Рамиль Гали/архив

Яңа сезон ачылышында Габдулла Кариев театры актрисалары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында актриса Алсу Фәйзуллина да бар иде. «Интертат» актриса белән сөйләшеп, аның хис-кичерешләрен сорашты.

«Бу минем өчен күптән көтелгән, шул ук вакытта көтелмәгән дә бүләк булды. Минем хезмәтемне күреп, бәяләүләре өчен безнең коллективка, театрга, тамашачыма, иң беренче чиратта, әти-әниемә рәхмәтлемен. Бу бүләкне алганда да күз алдыма нәкъ менә әти-әнием килде», — диде Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Алсу Фәйзуллина.

Ул бу сезонда барлык премьераларда да катнашачагын әйтте.

«Бөтен премьераларда катнашачакмын, Алла боерса. Бигрәк тә декрет ялыннан соң 100 процент эшкә чумачакмын», — диде актриса «Интертат»ка.

Театр яңа 34нче сезонын «Бәхетле көнем» спектакле премьерасы белән 28 сентябрьдә ачып җибәрде. «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесенә күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм татар театр сәнгатенә керткән өлешләре өчен Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова һәм Алсу Фәйзуллина лаек булды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100