Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитинаның әнисе кулын сындырган

Римма Никитина авылга бәрәңге алырга кайткан.

news_top_970_100
Римма Никитинаның әнисе кулын сындырган
Михаил Захаров

«Яраткан алмам — әни кулын сындырды. Минем әни бер дә тик тормый, Аллаһка шөкер. Велосипедта да җилдерә, өйдә дә биеп-җырлап йөри, кәҗәсен дә карый. Шуның аркасында абынып, егылып кулын сындырган да инде каскадер.

Әнием, үзеңне генә карап йөр инде. Хәзер син яшь түгел тегендә-монда чабып йөрергә, дигән идем. Әни аптырап тормады: «Кызым, борчылма, синең туйга кадәр төзәлә ул. Рамил Шәрапов әйтмешли, «не волнавайся», — диде.

Мин тиз генә авылга кайтып эшләп килдем әле. Безнең якта — Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылында бәрәңгене соңрак алалар», — дип язган үзенең инстаграм сәхифәсендә Римма.

«Минем эш бетте ич инде хәзер. Блогер булып кына йөрим. Бер кул эшләми, ял итәм хәзер. Болай эшләүче булганда ял итсәң да ярый, сез кайтып торганда була», — ди Римма Никитинаның әнисе.

Җырчының инстадуслары әнисенең тизрәк терелүен теләп калганнар һәм «Афәрин, Римма», «Килен итеп урлап алып кайтмыйча булмас, бик тырыш, уңган», — диеп мактаганнар үзен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100