Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда зәңгәрләр җыела, Әлмәт ирләре автоматта акча оттыра һәм чит хатынга ияләшә...

«Вконтакте» сайтындагы төрле район төркемнәренә күзәтү.

news_top_970_100
Чаллыда зәңгәрләр җыела, Әлмәт ирләре автоматта акча оттыра һәм чит хатынга ияләшә...

«Шепот Муслюмово» төркемендә:

«Тротуарлар ни өчен ясалган? Җәяүлеләр өченме, әллә машина куярга дипме? Бала коляскасы белән узып китәрлек түгел, машиналарын тезеп куйганнар. Чара күрүегезне сорыйбыз».

«Подслушано Альметьевск» төркемендә:

«Ирем спортка ставкалар ясый башлады. Бөтен буш вакытын букмекер конторасында утырып, гаилә бюджетын туздыра. Аны ничек акылга утыртырга белмим. Берәр нәрсә әйтә башласам, менә-менә акча эшләячәкмен, әкияттәге кебек яши башлаячакбыз, дип аклана. Ә чынлыкта баланы мәктәпкә әзерләргә кирәк, ул тагын бөтен акчаны туздырып бетергән…

Бу авыруны ничек дәваларга? Иремне ничек үзгәртергә?»

«Типичная Елабуга» төркемендә:

«Максим Горький урамында тротуарлар ясыйлар. Ә монастырь каршындагы тукталыш янында, йортка борылып кереп китә торган урында павильон куймакчылар. Без, биредә яшәүчеләр, моңа каршы. Чөнки аннан йортка таба кереп китеп булмаячак, ашыгыч ярдәм дә, янгын сүндерүчеләр дә керә алмаячак».

Алабуга районы хакимиятеннән җавап: «Элекке тукталышны алдык. Яңасы анда яшәүчеләр белән киңәшләшеп, ай ахырына кадәр куелачак».

«Подслушано в Актаныше» төркемендә:

«Актанышбаш авыл башлыгы Гадел Маликов тиз арада спорт мәйданчыгының капкасын төзәтеп куйдыруны оештырган. Җирле җитәкчегә рәхмәт! Битараф булмавы өчен рәхмәт аңа!

Мәйданчыкның капкасын атлап кергән һәркем аның сакланышы хакында уйлансын иде. Кеше хезмәте хөрмәтле булырга тиеш, дуслар! Төзек җирдә уйнавы күңелле бит, килешерсез!

Әле тиздән актанышбашлыларны тагын бер сөенеч — балалар мәйданчыгы көтә. Булганның кадерен белик! Җирле җитәкчедән, аның эшеннән гаеп эзләгәнче, ул башкарган хезмәтне күрергә кирәк, җәмәгать!»

«Яр Чаллы» төркемендә Юля Карачурина:

«Нишләп Азатлык мәйданына хәзер җенси азчылык вәкилләре җыела башлады? Бу инде бернинди кысаларга да сыймый!»

«Подслушано Менделеевск» төркемендә Юлия Камалиева:

«Тукай урамыннан социаль ипотека программасы буенча фатир көтәбез. Әлеге торакка күченүне биш ел көттек, менә-менә йортны тапшырырга тиешләр. Хәзер эшчеләр йорт тирәли әйләндереп алган койманы сүттеләр һәм аның тирәсендә тәртипсезлекләр башланды. Баалалар яңа утыртылган яшь агачларны сындырып бетерде, балалар мәйданчыгы да вандаллар үтеп киткән урынны хәтерләтә. Комлык ватылган, тауга маркер белән сызгалап бетергәннәр, пычрак турында әйтмим дә. Без әлеге йортка күчүне түземсезлек белән көтәбез, аның өчен акча түләп торабыз, ә сез кеше милкенә менә шундый мөнәсәбәттә. Без, әлеге йортның булачак хуҗалары, безнең ишегалдындагы вандализмны туктатуыгызны сорыйбыз».

«Подслушано Альметьевск» төркемендә:

«Безнең приютта көчекләр дә, зур этләр дә бар, сайлау мөмкинлеге зур. Алар үзләренә хуҗалар эзлиләр. Стерильләштерелгәннәр, кайберләренең кирәкле прививкалары да ясалган. Бары шәхси йортка, җылы будкада яшәтү шарты белән генә биреп җибәрәбез. Алдан фотоларын җибәреп, Татарстан буенча китереп тә бирү каралган. Приюттан эт аласыгыз килсә, 89061247777 номерына шалтыратыгыз».

«Подслушано Камское Устье»

«Кибет янында полиция хезмәткәре утыра, битлек кимәүчеләргә штраф яза. Сак булыгыз».

«Подслушано Альметьевск» төркемендә:

«Күңелемне бушатасым килә. Кияүдәге хатын-кыз белән аралашам. Аның ике баласы бар. Без бергә фитнес клубка йөрибез. Ире бу хакта белми. Үзем өчен сөенәм, аның өчен көенәм».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100