«Ипотека да кирәкми». Казанда тимер-бетон боҗрадан ясалган өй саталар

Мондый торакның бәясе 3,8 мең сум гына.

Казанда тимер-бетон эшләнмәдән (ЖБИ) ясалган зур боҗрадан торган өй саталар. Шул хакта түләүсез игъланнар сайтына белдерү дә язып куйганнар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Шундый арзанлы торак 3,8 мең сум гына тора.

«Ипотека да юк, артык түлисе дә түгел», — дип яза сатучы.

Өй 2гә 0,89 метр үлчәмле. Боҗра эчендә карават, лампа, тоткалы ишеге бар, өске якта тәрәзә дә ясап куйганнар.

Игълан хуҗасы сүзләренчә, бу эшләнмә ГОСТка да туры килә.