Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тормышым җәһәннәм белән бер»: Чәчкә яңа җырының тарихын сөйләде

Чәчкә авыр тормышлы хатын-кызларга багышлап җыр яздырган. Бу турыда ул инстабитендә язган. 

news_top_970_100
«Тормышым җәһәннәм белән бер»: Чәчкә яңа җырының тарихын сөйләде

«Биш-алты ел элек Татарстанның бер районында җитәкчеләр генә җыелган банкетта җырладым.

Шунда бер җитәкче кешенең тормыш иптәше, минем яныма килеп, кулыма хат тапшырган иде.

«Юк, мин бүтән болай яши алмыйм. Түзәр хәлем калмады. Тормышыбызның асты-өскә килде. Нәрсә булды безгә? Ә без кайчандыр яратышып өйләнешкән парлар идек бит.

Хәер, читтән карап, күзәтеп торучыларга безнең тормыш ал да гөл, оҗмахта яшибез.

Ә чынлыкта исә җәһәннәм белән бер», — диелгән иде ул хатта.

Бу чибәр ханым шушы темага җыр язуымны үтенде. Бик озак язылды бу җыр. Язылып беткәч, биш ел тик ятты. Яздырырга батырчылык итмәдем, курыктым.

Ниhаять, бүген яздырдым! Хит булсын дип түгел. Күпләр, бәлки, шушы җыр аша үзләренең тормышын күрерләр, дидем.

Чәчкәнең язылучыларына җыр бик ошаган.

«Күңелне кузгаттыгыз җырыгыз белән. Күз яшьләремне тыеп, бу сүзләрне язам»;

«Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырларга кирәк сезгә», — дип комментарийлар калдырганнар Чәчкәгә инстадуслары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100