Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей изоляция режимын бозган өчен штраф салганга зарлана

Мәскәүдән Татарстанга килгәч мәҗбүри үз-үзеңне изоляция узмаган өчен җырчыга штраф салганнар.

news_top_970_100
Элвин Грей изоляция режимын бозган өчен штраф салганга зарлана
Рамил Гали

Радик Юльякшинга (Элвин Грей) үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штраф салганнар. Җырчы штраф гадел түгел дип саный. Җырчы шул хакта социаль челтәрләрдә язган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Артист сүзләренчә, аңа штраф турында постановление салынган хат килгән. Ул 16 мартта Мәскәүдән Казанга килгәч мәҗбүри изоляция узмаган өчен җавапка тартыла. Хатта Татарстан буенча баш дәүләт санитар табибы урынбасары Галина Игнатьева Татарстан Министрлар Кабинетының чит илдән кайткан кешеләрнең үз-үзләрен изоляцияләү режимын узарга тиеш булуы турындагы карарына сылтама китерә. Өстәвенә бу карар 19 марттан гына гамәлгә керә, ди ул.

«Игнатьева ханым Мәскәү — Россия башкаласы дип исәпләми, чит ил шәһәре дип уйлый икән. Менә бу — нонсенс. Менә вәт! Шул дәрәҗәдәге түрә шулай ялгыша аламы?» — дип сорау куя Элвин Грей.

«Постановление 1 июньдә чыккан, шикаять итү өчен 10 көн бирелә. Бүген 5 июль инде. Шикаять итү вакыты да узды. Ә „надлежащее уведомление“ чарасын закон буенча бетерделәр. Хатны кулыма бүген генә алдым. Парадокс», — дип яза ул.

Аннары Элвин Грей Роспотребнадзор вәкиленнән «барлык гражданнар белән дә шулай эшлиме, әллә бары тик аның белән генәме», дип сорый. Аналогия буенча, нигезсез штраф салу өчен Россиянең башка шәһәрләре дә чит ил булып санала ала, ди ул. Элвин Грей кешеләр мондый законсыз гамәл белән килешмәс дип өметләнә.

«Гаепсездән гаепле булганда нишләргә, әйтегезче?» — дип яза артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100