Җырчы Лилия Гыйматдинова гаиләсендә - күңелсез хәл

Җырчы Инстаграм битендә үзенең борчулары хакында хәбәр итте.

«Соңгы ике атна тормышымны үзгәртеп ташлады. Әти-әниләрнең сәламәтлеге — дөньядагы иң мөһиме. 21 майдан дөньям кояшлы һәм якты булудан туктады. Әле кичә генә проблема булып саналган нәрсәләр икенче планга күчте. Алда чыннан да авыр сынау көтә иде. 4 июньдә 8 сәгать барган бик авыр операция ясадылар. Алда безне озакка сузылачак тернәкләнү чоры көтә. Эмоцияләрсез язам. Күпме күз яшьләре түгелде инде. Беркемгә дә әлеге сынаулар аша үтүләрен теләмим. Әти-әниләрегезне саклагыз, кадерләгез, ешрак күрешегез! Эшләр беркайчан да бетми! Хәзер үк шалтыратыгыз яисә языгыз аларга! Барысы да яхшы булачак!» — дип яза ул.

Инстачылар да җырчының гаиләсенә сәламәтлек, сабырлык теләгәннәр.