news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Башым бик авырта": Җитди авариягә очраган МакSим хастаханәдән аудиохәбәр юллады

"Башым бик авырта": Җитди авариягә очраган МакSим хастаханәдән аудиохәбәр юллады

news_top
"Башым бик авырта": Җитди авариягә очраган МакSим хастаханәдән аудиохәбәр юллады
Җырчы МакSим (Марина Амбросимова) берничә атна элек җитди авариягә очраган. МакSим хәзер Мәскәү хастаханәсендә реабилитация курсы уза. Бу турыда "СтарХит" сайты хәбәр итте. 
  • МакSим таксида аэропортка барганда машинаның тәгәрмәче шартлый һәм автомобиль тайгак юлда шуып китә. Җырчы җитди имгәнә. Хастаханәдә ятучы җырчы төшерелгән кадларда кара янган аяклары, куллары күренә. Ул битен күрсәтми. Бу турыда 23 апрельдә язган идек

Җырчының тамашачыларына мөрәҗәгать иткән видеосын менеджеры күрсәтте. Роликта МакSим Мәскәү хастаханәсенә күчүенә сөенүен әйтә. Аның тавышы калтырана һәм бик арыган кебек тоела.

"Рәхмәт сезгә. Рәхмәт барысы өчен. Хәлемне белешүегез, бүләкләр җибәрүегез өчен рәхмәт. Якыннарым янымда булуы, минем хәлемне белүе сөендерә", - ди МакSим һәм инде терелеп килүен әйтә. Тик шулай да башы бик авыртуын, температурасы югары булуын сөйли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар