Элвин Грейның татуировкасы "ямьсез" дип бәхәс чыкты

Җырчы инстадусларына күлмәксез фотосын күрсәтте.
Бу фотода Элвинны олыгаеп киткән, Егор Кридка охшаган дип язып калдырганнар.

Җырчының сул кулында буеннан буена ясалган татуировкадан ноталар һәм ябалак күзләре карап тора.

Инстадуслары татуировканы Егор Кридныкына охшаталар. "Матур түгел", "ник үзеңне шулай ямьсезләдең" дип язучылар да бар. "Мөселманнарга килешми" дип тә кисәтеп калдырганнар.

Икенче яклар исә Элвинның татуировкасын ошата. Яңа җырларын көтүен әйтәләр.