«Резидә, озаграк атланып йөр»: Пискуновлар өйләрендә спектакль куя

Кәрим Тинчурин театры артистлары үз-үзеңне изоляцияләү вакытын ничек уздырулары турында видео куйган.

Кәрим Тинчурин театры артистлары, иҗади гаилә Артем Пискунов белән Резидә Сәләхова үзизоляцияләү вакытын ничек үткәрүләрен видеога төшергән.

Видеода Резидә идән юа, Артем музыка тыңлап, диванда ята, икенче кадрда Резидә җиләк ашый, Артем елый-елый суган турый. Өченчесендә Резидә улларын, аннары Артем Резидәне атландырып йөри.

«Соңгы кадрны күргәч, әнием: «Абау! Шушыны кешегә күрсәтәсеңме? Гаеп итмәсләрме соң?» — диде. Шаярганны аңларлар дип ышанам», - дип язган Резидә Сәләхова.

«Молодцы, күңелле яшисез. Сезгә карап сокланам»;

«Сездә күңелле! Карантин шәп уза»;

«Кайчан шулай итеп барыбыз бергә өйдә утырыр идек әле»;

«Атланып йөреп карарга кирәк, карантин озын әле»;

«Пискуновлар көчле алар. Резидә, озаграк атланып йөр», - дип комментарий калдырган артистларның виртуаль дуслары.