Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның әнисен коронавирус чиреннән үлгән дип фаразлыйлар

Уфа республика клиник хастаханәсендә коронавирус белән өлкән яшьтәге авыру вафат булган. «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, ул татар эстрадасының танылган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе булган.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевның әнисен коронавирус чиреннән үлгән дип фаразлыйлар
Салават Камалетдинов

Әнвәр Нургалиевның әнисенең үлеме хакында хәбәр иткән идек. «Комсомольская правда» газетасы хәбәр иткәнчә, бүген брифингта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин аңлатканча, соңгы ике айны җырчының әнисе хастаханәдә үткәргән, шул рәвешле коронавирус белән зарарлану мөмкинлеге булган.

Шуннан соң Уфада Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсен карантинга япканнар. Үлгән кеше белән элемтәгә керүчеләрнең барысын да РКБда карантинда калырга мәҗбүр иткәннәр. Биш хезмәткәргә һәм ике сырхауга үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган, алар короновирус булуга тикшерү үтәр өчен йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрелгән. Калган медперсонал хастаханәдә карантин вакытында штат режимында, хастаханә диварларыннан чыкмыйча эшләячәк. Хастаханәнең барлык бүлекләрендә дезинфекция уздырганнар. РКБ яңа авыруларны әлегә кабул итми.

«Якшәмбе көнне Куватов исемендәге РКБда өлкән яшьтәге хатын үлде. Ике айдан артык ул инсульт һәм шикәр диабеты буенча дәвалану узган. 80 яшендәге авыруның хәле авыр булган. Үлемнең сәбәбе — инфаркт яссылыгында, кан тамырлары зарарлану нәтиҗәсендә баш мие шешүе», — дип язган инстаграм битендә Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров.

Ул патологоанатомик тикшеренүләр вакытында COVID-19 га да анализ алынуын билгеләп үтте.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бик авыр,элегэ ышанасы килми...Купме тырышсакта саклап алып калып булмады?Настал самый тяжёлый день в моей жизни,которого я боялся последнее время?Вчера вечером Мамы не стало,всё,нет Мамы....Пока ничего не понимаю,не хочется верить....Она была человеком с самым добрым сердцем ,дала нам всем пятерым воспитание,научила любить жизнь,людей....?? #эни #энкэй #мама #эниэти

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100