Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лаеш районы башлыгы, баянда уйнап, хатын-кызларны бәйрәм белән котлаган — видео

Моңа кадәр җитәкченең баянда уйнаганын күргәннәре булмаганмы, Илдус Зариповның әлеге чыгышы район халкын шактый гаҗәпләндергән.

news_top_970_100
Лаеш районы башлыгы, баянда уйнап, хатын-кызларны бәйрәм белән котлаган — видео
https://www.instagram.com/laishevolife/

Лаеш районы хатын-кызлары өчен район башлыгы Илдус Зарипов 8 Март бәйрәменә үзенчәлекле бүләк ясаган — бәйрәм концерты вакытында, сәхнәгә менеп, баянда уйнаган ул. Әлеге чыгышны Лаеш районы инстаграмына урнаштырганнар.

«Булдырасыз, искиткеч», «Шаккаттырдыгыз, Илдус Фатыйхович», «Рәхмәт сезгә, гаҗәпләндердегез. Бик үзенчәлекле бүләк булды», «Илдус Фатыйхович, сезнең уйнауга мин җырлап утырам. „Аерылу сездән бик авыр икән“, „Эх, сез, матур кызлар“… Эх, анда булсам, кушылып җырлаган булыр идем. Соңрак киленде шул. Гомер үтте инде, гармунчы булмады Лаешта», «Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр! Булдырасыз, афәрин!» — дип комментарийлар яза район халкы җитәкчегә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100