«8 март бүләге»: Әсхәт Дөбер-Шатр мунчада хатынына концерт куя | intertat.tatar

«8 март бүләге»: Әсхәт Дөбер-Шатр мунчада хатынына концерт куя

Ул концерт видеосын инстадусларына тәкъдим иткән.

Әсхәт Дөбер-Шатр мунчада хатыны өчен бии икән. Бу юлы ул концерттан өзекне виртуаль дусларына да күрсәтте.

«Кайбер җырчылар мунчада жырлап йөри, диләр. Мин дә алар рәтенә кердем, атна саен хатынга мунчада концерт куям», — дип язган Әсхәт Дөбер-Шатр.

«Бик текә», «Син — машина», «Шәп бит инде, хәл бар, теләк бар», «Булдырасың», «Иң яхшы концерт», «8 март хөрмәтенә?» дип комментарийлар калдырган инстадуслары.

Видеога «алкышлар», «ут» билгеләре белән дә бәя бирүчеләр күп.