Чаллы кызы Егор Крид янәшәсендә шәрә килеш фотога төшкән

Шундый кыз янында ничек тыныч кына басып тора ала ул, дип язалар социаль челтәрләрдә.

Чаллы кызы Лия Ситдыйкова Егор Крид янәшәсендә шәрә килеш фотога төшкән.

Лия «Playboy» журналында ике ел элек "ел кызы" дип табылган иде. Ул үзен актриса һәм модель дип атый. Аның Инстаграмы ярымшәрә фотолар белән тулган. "Егор Крид белән яңа ел трюклары" дип язган Лия.

“Ул шул кыз янында ничек тыныч кына басып тора?"

“Яхшы бүләк”,

“Әни, миңа да шундый елка сатып ал әле", - дип язалар.

Кызны тәнкыйтьләп язучылар да күп:

“Мескен кыз”.

“Кридның хатын-кызларга мөнәсәбәте начар”.

"Хурлык түгелме шундый фотога төшәргә?"

Лия элегрәк дә Егор Крид янәшәсендә күренгәләгән иде. Алар икесе дә 1994 елның 26 июнендә туган.