Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада 20 ел урында ятучы хатынын ире карый торган гаиләгә бәйрәм ясаганнар

Ир белән хатын 40 ел бергә яши, дүрт бала үстергәннәр.

news_top_970_100
Түбән Камада 20 ел урында ятучы хатынын ире карый торган гаиләгә бәйрәм ясаганнар

Түбән Камада «Игелек тартмасы» чарасы бара. Ул инвалидлар декадасына багышланган. Химиклар урамындагы 17нче йортта яшәүче кешеләр күршедәге Лычковлар гаиләсен Яңа ел белән котларга кергән. Аларга Яңа ел чыршысы да бүләк иткәннәр. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Виктор Лычков менә инде 20 ел буена хатынын тәрбияли. Зоя исемле хатын бик җитди авырый һәм гел урын өстендә генә ята. Ир белән хатын дүрт бала тәрбияләп үстергән, 40 ел бергә яшиләр.

«Ул — молодец. Мин аны да, хатынын да кызганам», — ди күршедә яшәүче Ольга Абдрахманова.

Лычковларга күчтәнәч тә биргәннәр. Пенсионерлар инде күптән Яңа елга чыршы да куймаган. Алар күршеләрнең бүләгенә бик сөенгән.

«Матур бәйрәм. Хатыным янына килүегез өчен рәхмәт. Гомергә истә калырлык булды», — ди Виктор Лычков.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100