Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтова: «Җитте, булды, йөклелекне туктатырга кирәк…»

Ләйсән Мәхмүтованын кечкенә улы Йосыф узган атнада туган көнен билгеләп үткән. Шул уңайдан артист баласын котлап, инстаграмда пост язган. Йөклелек чорын искә алган.

news_top_970_100
 Ләйсән Мәхмүтова: «Җитте, булды, йөклелекне туктатырга кирәк…»
Владимир Васильев

«Бүген кече улым Йосыфның туган көне. Ул минем кебек үк, йолдызлыгы буенча — укчы. Мин аның бер күз карашыннан нәрсә әйтергә теләгәнен беләм, бөтен «косяк”ларын сизәм, чөнки ул нәкъ үзем кебек, минемчә фикерли, уйлый.

Бик авыр йөреп тапкан балам: бетмәс-текәнмәс токсикоз, кан басымы, шешенүләр… Иртәдән алып кичкә кадәр урыннан тора алмаган көннәр… Күңел болгана иде. Әллә ничә тапкыр, җитте, бу газаплануларга нокта куярга кирәк, дип уйлаганым, йөклелекне туктатырга җыенган чакларым булды. Өстәвенә, бер улым бар бит инде. Нәкъ менә шул вакытта Сөләйман (олы улы — авт.) беренче класска укырга керде. Дөресрәге, мин ул чакларны юньләп хәтерләмим дә, чөнки көннәр буе урын өстендә аунап ята идем. Табарга вакыт якынлашкан саен хәлләрем мөшкелләнде, аякларым шешеп, сапоги да кия алмас дәрәҗәгә җиттем…

Ни өчен боларны сезгә язаммы? Юкка гына нужаланмаганмын икән дим! Менә унбер ел инде минем бәхетемнең дөньяга килүенә. Аны үземнең биш бармагымны белгән кебек белсәм дә, ул мине һәрдаим шаккаттырып тора: я урынга кәһвә ясап китерә, я коймаклар пешерә… Кинәт кенә кочаклап: «Әни, барысы да яхшы булачак. Бераз түзәргә генә кирәк», — дип әйтеп куя. Әй шул сүзләрдән соң рәхәтлекне белсәгез… Күңелләр йомшарып китә…

Мин аның киләчәгендә барысы да яхшы булуын телим. Фантазиясе бай, максат-теләкләре бик күп улымның. Шул уй-ниятләре чынга ашсын иде берүк… Илебез тынычлансын, бу тәҗрибә ясаулар бетсен иде инде. Барыбыз да - сез дә, мин дә, минем гаиләм дә бәхетле һәм сәламәт булсак иде!» — дип язган Ләйсән Мәхмүтова. 

Бу теләкләргә артистның инстадуслары да кушылган. «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Фәридә: «Бу юлларны укыгач, күзгә яшьләр килә. Балалар — бу дөньяда иң кадерле кешеләр шул безнең өчен һәм алар җиңел генә бирелми… Йосыф һәрвакыт шундый чын, кайгыртучан ир-егет булып калсын», — дип язган. Шушы ук дуэтның икенче солисты Алсу да: “Йосыф — бик мәхәббәтле бала. Сөбеханалла! Сау-сәламәт булып, бәхетле тормышта үссен», — дип кушылган. «Ләйсән, улың холкы белән генә түгел, кыяфәте дә сиңа охшаган», — дип язучылар да булган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100