Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев юл һәлакәтенә очраганын сөйләде

Юмористка төнлә авариягә очраганнан соң кем булышкан?

news_top_970_100
Әбри Хәбриев юл һәлакәтенә очраганын сөйләде
Рамил Гали

Пародист, юмор остасы Әбри Хәбриев «Гадел әңгәмә» тапшыруында моңа кадәр беркайда да сөйләмәгән юл һәлакәте турында сөйләде. Ул 2019 елда тормыш иптәше белән авылга кайтышлый баганага килеп бәрелгән булган.

«Моның турында әле беркайда да сөйләгәнем юк. Бу — эксклюзив әйбер. 2019 елны каршылаганда авылга бал-маскарадка кайтып бара идек. Җил машина бару уңаенда, җепшек кар явып, ул шундук бозга әйләнгән иде. Борылышта машина юл читенә китеп, шлагбаумның сиксәненче елларында куелган баганасына бәрелдек. Бөтен саклык мендәрләре атылып…» — диде ул тапшыруның алып баручысы Гадел Әхмәтҗановка.

Әбри Хәбриев әйтүенчә, бу хәлләр дусларының аңа карата мөнәсәбәтен күрсәткән. «Иң якын дусларның берсенә шалтыраттым. Ул: «Ой, мин нидә бит… Еракта… Килеп җитә алырмынмы икән соң?» — диде. «Ярар, аңлашылды», — дим. Икенчесенә шалтыраттым. Егерме-утыз минут дигәндә килеп җитте. Ә ераклык шул ук иде…

Зур чыгымнар таләп иткән ел булды ул. Аннары пандемия башланды. Акча керми, машинага ремонтка китә дә китә… Машинада хатын белән идек. Аллага шөкер, үзебезгә бернәрсә дә булмады, машинага хәйран гына каты зыян килде», — дип уртаклашты юморист.

«Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында Әбри Хәбриев булды. Ул тормышта дусларының елдан-ел кими баруын, эстрадага беренче адымнарын, «Рәвешләр» төркеменә аяк чалуларын, кемнәргә пародия ясарга яратуын һәм башкалар турында сөйләде. Тапшыру ике өлештән тора. Аның беренчесе бүген чыкты, икенчесе киләсе атна башында урнаштырылачак.

  • Әбри Хәбриев белән тапшыруны «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз. 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100